news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 февральдә Екатеринбургта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салу тантанасы була

15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тула. Ул үз исемен үлемсез әсәрләре һәм сугышта кылган батырлыгы белән мәңгеләштерде. Коточкыч җәзалаулар да, үлем куркынычы да шагыйрьне дәшми калырга мәҗбүр итә, әлеге кешенең какшамас холкын сындыра алмаган.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Екатеринбургта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк кую тантанасы күркәм гадәткә әверелеп килә. Быел Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге мәшһүр шагыйрьнең туган көненә багышланган чара оештыра.

«Сезне 15 февральдә 12.00 сәгатьтә Космонавтлар проспектындагы Урал дәүләт педагогика университеты скверында – Муса Җәлил бюсты янында көтеп калабыз. Герой-шагыйрьнең шигырьләрен укырга теләүчеләргә алдан язылырга кирәк», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100