news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Барудины шәхес буларак ачкан беренче күргәзмә оештырылды, Сәйдәшевка багышланган китап чыкты, Татарстан чаңгычылары Дөнья кубогы ярышларында катнаша.

Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде./ Татарстан Президенты күпкатлы 3 төзелеш проектын хуплады.


Фәйзелхак Ислаев: Татар теле белән бәйле проблеманы системалы төстә хәл итәргә кирәк./ “Татар һәм рус телләрен өйрәнү буенча кайнар бәхәсләр күп кенә татарларның мәктәптә белем бирү мәсьәләләренә битараф булуын күрсәтте”, - диде галим.



Совет хөкүмәте чорында онытылган Барудига багышланган күргәзмә ачылды./ Ислам мәдәнияте музеенда ачылган күргәзмәдә Галимҗан Барудины татарның беренче милли лидеры, дип атадылар.



Казанда “Салих Сәйдәшев” китабы тәкъдим ителде./ “Шәхесләребез” сериясенең чираттагы китабы дөнья күрде.



«Сәйяр» балалар театр фестиваленең җиңүчеләре игълан ителде. Быел фестивальнең Гран-приена Саба районының 3 нче балалар бакчасы театр коллективы һәм Казанның Идел буе районындагы 6 нчы гимназия лаек булды.



Татарстанның ике чаңгычысы Дөнья кубогы ярышларында катнаша./ Россия җыелмасы составына барлыгы 14 чаңгычы кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100