news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар зыялылары Тукай һәйкәле янында милләт киләчәге турында уйланды, "Дуслык күпере" Төмәндә дәвам итә, Алтай татарлары "Карга боткасы" пешерә.

"Тукай энциклопедиясе" Мәскәү җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителә / Ул - татар телендә эшләнгән беренче персональ энциклопедия.

Сургутта Сабан туен июнь башына билгеләгәннәр / Милли бәйрәм быел бу төбәктә 31нче тапкыр оештырылачак.

Татар зыялылары Тукай һәйкәле янында милләт киләчәге турында уйланды / 15 апрель көнне татар зыялыларының шагыйрь каберенә чәчәкләр китерүе - традицион чара.

"Дуслык күпере" фестивале Төмәндә дәвам итә / Фестивальнең максаты татар-башкорт вәкилләре арасындагы дуслыкны ныгытудан гыйбарәт.

“Мәскәү” мәдәният үзәгендә беренче концертны татар альтернатив музыка вәкилләре бирде / Yummy Music лейблының алты еллыгына багышланган концерт Казанның Мәскәү районында урнашкан элеккеге Урицкий исемендәге мәдәният йортында булды.

Алтай татарлары "Карга боткасы" пешерә / Бәйрәмдә иң тәмле ботка пешерүчене ачыклаячаклар.

Мәскәүдә "Татар кызы" бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән заявкалар кабул ителә / Анкеталарны 28 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100