news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

15 апрельдә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Иртәгә ТР башкаласында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Шәһәрлеләр яшелчә, ит һәм башка продуктларны социаль бәяләр буенча 15 мәйданчыкта сатып ала алачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Сәүдәдә республиканың 22 муниципаль районы һәм агросәнәгать комплексының 19 оешмасы фермерлары катнашачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 6:00 дән 12:00 гә кадәр узачак.

Ярминкәләрдә җәмәгать тәртибен саклау оештырылган, юл хәрәкәте иминлеге тәэмин ителә. Ветеринария хезмәте сатыла торган терлекчелек комплексы продукциясе сыйфатын контрольдә тота. Ярминкәләр 22 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot