Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
15 апрельдә Казанда «Тарихта без эзлебез» фестивальнең зона этабы узачак
15 апрельдә Казан шәһәрендә «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона этабы булачак. Анда Казан шәһәрен муниципаль этапта җиңгән дүрт гаилә тәкъдим итәчәк. Чара Юдино бистәсендәге Тимер юлчылар мәдәният йортында узачак.
Зона этабында катнашучылар шәҗәрә агачларын һәм гаилә ядкарьләрен тәкъдим итәчәк, шулай ук үз нәсел тарихларын сөйләячәкләр. Җиңүче гаилә республика этабында катнашачак, дип хәбәр иттеләр Муниципаль архив идарәсендә.
«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестивале февраль аенда башланып китте. 9 һәм 10 февральдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә һәм Тимер юлчылар мәдәният йортында шәһәр районнарыннан гаиләләр үзләренең шәҗәрәләре турында сөйләде һәм иҗади номерлар белән чыгыш ясады.
Фестиваль гаилә кыйммәтләрен саклап калырга, буыннар элемтәсен ныгытырга һәм гаилә тарихларын өйрәнергә кызыксыну уятырга юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз