news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 апрельдән Татарстанда гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларында транспорт хәрәкәте чикләнелә

Бернинди дә “үз кеше”гә пропуск бирү булырга тиеш түгел, дип кисәтте Казан мэры Илсур Метшин бу уңайдан

  (Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда 15 апрельдән алып 14 майга кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләү кертелә. Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин шул хакта искәртеп, шәһәр Башкарма коомитетының транспорт комитеты җитәкчелегеннән башкала территориясендә шул уңайдан күпме юл билгесе куеласы белән кызыксынды. Ачыкланганча, бүген 90 билге кую планлаштырылган.

Искәртеп үтәбез: мондый тәртип ТР Министрлар Кабинетының “2014 нче елда ТРның төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланылыштагы автомобиль юллары буйлап транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертү турында”гы 155 нче номерлы карары нигезендә кертелә. Хәрәкәтне вакытлыча чикләү, юл өслеген саклау өчен мәҗбүри һәм кирәкле чара. Язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү автомобиль юлларында хәрәкәт итүне тыймый, ә йөк ташу траспортына авырлыкның чиген билгели. Шуңа күрә оешмаларга машиналарга артык күп йөк төямәскә һәм бу максатларда күп күчәрле транспорт чараларын файдаланырга киңәш ителә. Кирәкле товарларны алдан, 15 нче апрельгә кадәр, чыгарырга кирәк, дип ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы хәбәр тараткан иде, шул исәптән “Татар-информ” МА аша да.

Җыеп кына әйткәндә, язгы чорда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары буйлап бер күчәрле транспортка 6 т, ике күчәрлегә 5 т, өч күчәрлегә 4 т кадәр йөк ташу рөхсәт ителә. Автомобиль юлларында тиешле вакытлыча юл билгеләре урнаштырылуы мәҗбүри санала.

Бу чикләүләргә карамаган автомобильләр рәтенә пассажир автобуслары, бензовозлар (16 т кадәр), азык-төлек һәм почта ташый торган транспорт керә.

Вакытлыча чикләү чорында авырлыгы билгеләнгән күләмнән зуррак булган барлык автотранспорт чаралары федераль закон нигезендә авыр йөкле дип исәпләнелә. Мондый транспортлар законда каралган махсус рөхсәт кәгазе белән генә хәрәкәт итә ала. Аны алганчы, әлеге транспорт салачак зыянны акчалата компенсацияләргә кирәк була. Мондый рөхсәт кәгазьләрен "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" оешмасы бирә. Адреслары: Казан, Оренбург тракты, 5, телефоны: 8 (843) 533-37-97; Яр Чаллы, Казан проспекты, 72, телефоны: 8 (8552) 77-09-17 һәм 77-03-93; Әлмәт, Совет урамы, 184г, телефоны: 8 (8553) 32-01-58; Нурлат, Склад урамы, 2, телефон: 8 (84345) 2-93-26.

Казан мэры бу мәсьәләдә шәһәрнең ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимовка, башкала районнары хакимиятләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, бернинди дә “үз кеше”гә пропуск бирү булырга тиеш түгел, Универсиадага әзерлек чорында, аеруча соңгы 3 елда, искәрмә ясаган булсак, быел алай булмаячак, республикабыз Президенты штабларның берсендә былтыр ук бу хакта кисәтеп куйган иде, алайса салынган юлларсыз калабыз, алар болай да көчкә кыш чыкты, дип кисәтеп куйды. Һәр очрак буенча хисап тотарга. Техник тикшерү уздырып, агымдагы ремонт ясап, Казан юлларын җимерми саклау бурычы тора. Ә төзелешләрнең кайберләрен без моңа карап туктата алмыйбыз, мәсәлән, дәүләт программасы, балалар бакчалары төзелеше буенча, шуңа күрә сораулар туды, җыеласы бар”, - диде.

Аерым алганда, юллардагы авырлык контроле пунктлары бер тәүлеккә бер пропуск бирә. Авыр йөкле транспорт чараларының рөхсәт кәгазеннән башка хәрәкәт итүе - административ хокук бозу, моның өчен физик затларга карата административ җаваплылыкка тартудан алып, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан азат итүгә кадәр чара күрелә, юридик затларга карата - 500 мең сумга кадәр административ штраф. Шул ук вакытта законда мондый транспорт чараларын тоткарлау мөмкинлеге каралган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100