news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 аксубайлы Россия Кораллы Көчләре сафын тулыландырды

Егетләрнең әти-әниләре, дуслары, якыннары белән бергә озату чарасында район, оешма һәм ведомстволар җитәкчеләре дә катнашты.

(Аксубай, 26 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Аксубай районында егетләрне чираттагы тапкыр Татарстан Республикасы җыелу пунктына озаттылар, дип яза район газетасы.

Чакыру пункты бинасы янында (гадәт буенча егетләрне хезмәткә элеккеге хәрби комиссариат территориясеннән озаталар) йөзләгән кеше җыелды. Бу көнне Татвоенкоматның җыелу пунктына 15 егет китте. Болар Сөнчәледән Павел Калуков, Виталий Степанов, Константин Егоров, Кирилл Щербаков, Александр Крайнов, Иске Тимошкино авыл җирлегеннән Константин Сорокин, Савруш авыл җирлегеннән Владислав Пак, Анатолий Ильин, Дмитрий Алексеев, аксубайлылар Михаил Таиров, Александр Краснов һәм Владимир Пеньков, Савгачтан Алексей Пискарев, Емелькинодан Алексей Петров, Мюд авыл җирлегеннән Илфат Габделвәлиев. Музыка яңгырады, әләмнәр җилфердәде. Егетләрнең әти-әниләре, дуслары, якыннары белән бергә озату чарасында район, оешма һәм ведомстволар җитәкчеләре дә катнашты. Озату алдыннан соңгы процедура оешкан төстә үтте, егетләр команда буенча сафка тезелеп бастылар.

– Ватан иминлеге өчен хезмәт итү – һәр ир-егетнең бурычы, – дип ассызыклады үзенең мөрәҗәгатендә район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов. – Без сезнең чын Ватан сакчылары булуыгызга, йөзгә кызыллык китермәвегезгә ышанабыз. Ихлас күңелемнән сезнең намуслы, имин хезмәт итеп кайтуыгызны телим.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров егетләргә уңышлы хезмәт итеп, өйләренә исән-сау кайтуларын теләп чыгыш ясады.

– Сез үзегезнең Аксубай егетләре икәнегезне онытмагыз, ә безнең солдатлар һәрвакыт намуслы хезмәт иттеләр, – диде ул.
Туган җирдән аерылуның соңгы минутлары якынлашты. Егетләрне алда яңа тормыш этабы көтсә, әти-әниләр өчен борчулы көннәр башлана.

– Әлбәттә инде, улым өчен борчылам, – дип сөйли армиягә китүче егетнең әнисе Елена Краснова. – Шул ук вакытта солдат тәрбияләп үстерүем белән горурланам да. Әтисе дә, минем ир туганнарым да – барысы да армия мәктәбен үткән кешеләр, хәзер менә улыма чират җитте. Ул күптән армиягә китәргә хыялланды, берничә тапкыр вакытлыча калдырып тордылар һәм, ниһаять, теләгенә иреште.

Александр Краснов, призывникларның күпчелеге кебек, ДОСААФ линиясе буенча хәрби машина йөртүче белгечлеген алган. Әлбәттә, хәрби частьләрдә хәрби бурычларны үтәгәндә мондый әзерлеккә таләп аерым.

– Сез еламагыз гына, барысы да яхшы булачак, – дип ышандырды әнисен булачак солдат. Егетләр утырган автобус акрын гына юлга кузгалды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100