news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда сайлаучыларның яртыдан күбесе тавыш биргән

Казанда сайлаучыларның 38-42 проценты тавыш биргән

  (Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", Камил Әсадуллин). 15.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, V чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирүдә 54,23 процент сайлаучы катнашкан, ягъни 1 млн 565 мең 739 кеше. Бу мәгълүматны ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белдерде.
Республикада тавыш бирүчеләр саны буенча Кайбыч районы (94 процент), Әтнә (93,5) һәм Чирмешән районы (92) лидерлык итә.
Казанда тавыш бирүчеләр саны уртача 38-12 процент тәшкил иткән, Чаллыда – 44-48, Түбән Камада – 43, Әлмәттә – 54 процент.
Казанның Авиатөзелеш районында сайлаучыларның 48 проценты тавыш биргән, Вахитов районында - 43, Яңа Савин районында – 47, Идел буе районында – 38,5, Совет районында – 36,6, Мәскәү районында – 31, Киров районында – 37 процент.
“Казан буенча сайлаучылар 16.00 сәгатьтән соң активлашыр, дип уйлыйм”, - дип билгеләп үтте Ә.Гобәйдуллин һәм казанлыларның күбесе хәзер шәһәр янында, кичкә таба гына кайтачак, дип билгеләп үтте ул.
ТР ҮСК рәисе шулай ук сайлаулар закон кысаларында уза һәм җитди хокук бозулар юк, дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100