news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

14 яшьтән хезмәткәрләр алырга әзер компанияләр саны арта

Хәзерге яшьләр хезмәт базарына иртәрәк чыга. Бу яшүсмерләрне эшкә урнаштыру өлкәсендә законнарның сыгылмалырак, ә эш форматлары һәм графиклары төрлерәк булуы белән бәйле. Яшүсмерләр резюмелары саны артуга демографик фактор да йогынты ясый: 14-17 яшьлек россиялеләрнең саны арта. Бу хакта «Татар-информ»га SuperJob.ru матбугат хезмәтендә сөйләделәр

«Бүген компанияләрнең 12 проценты яшүсмерләрне эшкә ала, тагын 6 процент мәктәп укучыларына һәм 18 яшьтән кечерәк студентларга стажировкалар тәкъдим итә. Уңай динамика билгеләп үтелә: ике ел элек балигъ булмаганнарны эшкә урнаштырырга әзер оешмалар саны 4 процент кына, ә стажировкаларны ун эш бирүченең берсе генә тәкъдим итте», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Хәзерге яшүсмерләр эшне еш кына мөстәкыйль таба. Сораштыру күрсәткәнчә, ун очракның дүртесендә (38 процент) бала эшне үзе тапкан, 29 процент очракта – әти-әниләре, 17 процент очракта дуслары ярдәме белән.

Әгәр вакансияләрне «14 яшьтән башлап эш эзләүчеләр өчен» тамгасы белән анализласаң, SuperJob.ru порталында ешрак сатучылар һәм кассирлар, клиент сервисы һәм call-үзәкләр белгечләре, курьерлар һәм заказ җыючылар, бариста һәм җәмәгать туклануы оешмалары хезмәткәрләре позицияләре очрый.

Резюме урнаштырган 14-17 яшьлек эш эзләүчеләр арасында заказ җыючы, сатучы-кассир, курьер, call-үзәк операторы, бариста-официант, сәүдә залы хезмәткәре кебек позицияләр аеруча популяр.

news_right_1
news_right_2
news_bot