news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

14 яше тулмаганнарга социаль челтәрдәрдә теркәлү тыелырга мөмкин

Әлеге мәсьәлә социаль челтәрләрдә балаларны үз-үзләренә кул салуга этәрә торган виртуаль уеннарның таралуы белән бәйле рәвештә күтәрелә.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Белгечләр балаларны интернет челтәрендә контрольгә алуның барлык мөмкин булган ысулларын караячак.  Шул исәптән 14 яшь тулганчы социаль челтәрләргә теркәлүне дә тыю ихтималы да бар. Бу хакта Россия Президенты каршындагы балалар хокукы буенча вәкил Анна Кузнецова белдерде, дип хәбәр итә «Известия» газетасы.

Аның сүзләренчә, балаларны интернет кулланудан бөтенләй тыеп булмый, чөнки аның файдалы яклары да бар, мәсәлән, белем алу өлкәсендә ярдәм итә. Әмма 14 яшь тулганчы социаль челтәрләргә теркәлү тыелырга мөмкин, дип хәбәр итә «360» телеканалы.

Әлеге мәсьәлә социаль челтәрләрдә балаларны үз-үзләренә кул салуга этәрә торган виртуаль уеннарның таралуы белән бәйле. Яшүсмерләр үзара «үлем төркемнәре»нә юллый торган берничә хештег белән бүлешә. Бу берничә үсмернең үз-үзенә кул салуына китергән сәбәп булган, дип хәбәр итә «РИА Новости».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100