news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

14 төрек актерын һәм музыкантын наркотикларга бәйле эш буенча тоткарлаганнар

«Клюквенный щербет» төрек сериалы актрисасы Фейза Джевелек һәм җырчы Мабель Матизны наркотикларга бәйле эш буенча тоткарлаганнар. Наркотикларга каршы масштаблы рейд кысаларында барлыгы 14 танылган төрек кешесе тоткарланган, алар арасында модель Серенай Сарыкая, актер Онур Туна һәм җырчы Беркай да бар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Наркотиклар сату һәм җитештерүдә шикләнелүчеләргә, шулай ук наркотиклар кулланучы һәм аларны куллануга булышлык итүче затларга карата генпрокуратура үткәргән башка тикшерү кысаларында дәлилләр алынган һәм шул нигездә Истанбул жандармериясенә 25 шикләнелүчене тоткарлау, тентү, биологик экспертиза һәм күрсәтмәләр бирергә кушылган», – диелә Истанбулның Бакыркей районы генераль прокуратурасы хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot