news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

14 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Алабугада Идел буендагы беренче сервис металл үзәге ачылды, "Бәллүр каләм" бәйгесенә нәтиҗә ясалачак, Татарстанда югары янгын куркынычы саклана.

14 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рамиль Гали

Р.Миңнеханов Идел буенда беренче "ММК-Джошкуноз-Алабуга" сервис металл үзәген ачты/ Проектка 1 миллирадтан артык инвестиция кертелгән.



Татарстан мөфтие: Татарча сөйләшү модада булса, ул беркая югалмаячак/ “Без булган әйбернең югалуына юл куярбыз микәнни?” – ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.



Татарстанда Гает намазы вакыты билгеле булды/ “Иртәгә беренче Тәравих укылачак. 16 май – Уразаның беренче көне”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.



“Шүрәле” балеты: Сөембикә партиясен Мария театры артисты Рената Шакирова башкарды/ "Шүрәле"дә Казан сәхнәсендә бию миңа тагын да зуррак җаваплылык өсти, диде Татарстан башкаласына беренче тапкыр килгән татар кызы Рената.



Казанда "Бәллүр каләм" - "Хрустальное перо" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләклиләр/ Быел бүләкләр ун юнәлештә - «Һөнәргә тугрылык», «Танылу», «Туган тел», «Объектив аша караш», «Журналистикада исем» һ.б. номинацияләрдә булачак.



14-20 май көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы/ Казанда Нуриев исемендәге классик балет фестивале дәвам итә.



Бу атнада Татарстанда югары янгын куркынычы игълан ителде/ 14-21 майда республика урманнарында янгын чыгу куркынычы дәрәҗәсе дүртенче класска җитәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100