news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

14 мартта бердәм тавыш бирү көнендә сайлаулар Россия Федерациясенең 75 төбәгендә узачак

14 мартта шулай ук Чистай бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар да узачак

(Казан, 16 февраль, “Татар–информ”). РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарына сайлауларда кандидатлар арасында хөкем ителү вакытының кайчан чыгуын күрсәтмәгән затларның саны артуга карта борчылуын белдерде. В.Чуров 2010 елның 14 мартында бердәм тавыш бирү көненә әзерлек мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән Федерация Советының федерация һәм төбәк сәясәте эшләре комитеты утырышында ясаган чыгышында хәбәр иткәнчә, 2009 елның мартыннан октябрь аена кадәр аларның саны ике тапкыр арткан.
Аның сүзләренә караганда, шулай ук үз милекләре турында дөрес булмаган мәгълүматлар биргән затларның саны да кискен арткан. 2009 елның мартыннан октябрь аена кадәр аларның саны 10 мәртәбә артып, 600 кешедән 6000 гә җиткән, дип хәбәр итә РБК.
В.Чуров фараз кылганча, 14 марттагы сайлауларда мондый хокук бозу очракларының саны артачак. “Оешкан сәяси төркемнәрдәге җитди кешеләр күпләп хакимияткә омтыла дигән тәэсир кала”, – диде РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе искәрткәнчә, 14 мартта бердәм тавыш бирү көнендә төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарына сайлаулар Россия Федерациясенең 75 төбәгендә узачак. Барлыгы 6219 кампания, шул исәптән 6127 сайлау кампаниясе һәм 92 референдум үтәчәк, диде ул.
Искәртеп узабыз, 14 мартта шулай ук Чистай бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар да узачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot