Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
14 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Татарстанда буран көтелә, Россиядә беренче мобиль ветеринария пункты Татарстанда эшли башлады, чиновниклар отчет бирә.
Президент ветеринария, нәсел эше идарәсе, кулланучылар кооперациясенә машиналар тапшырды / Ведомстволарга УАЗ базасында прицеплы 48 авто шасси, 23 “Лада Гранта” һәм “Лада Ларгус”, 17 автолавка машинасы ачкычы бирелде.
Россиядә беренче мобиль ветеринария пункты Татарстанда эшли башлады / Пункт мал-туар тоякларын эшкәртү, дәвалау станок-беркеткече, вак йорт хайваннары өчен клиника, йогышсызландыру җайланмасы һ.б. белән җиһазландырылган.
Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты / Әхмәт Садык Доган республика җитәкчелегенә консуллыкка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстанның кибете булмаган авылларына автолавкалар хезмәт күрсәтәчәк / Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар кооперациясе союзы учреждениеләре җитәкчеләренә 17 автолавка ачкычы тапшырды.
Милли сәясәткә тәгаенләнгән акча ничек тотыла - чиновниклар отчет бирә / Фикер алышу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы форматында бара.
Инсаф Абдулла сәхнәләрдә яңгыраган әдәби телне сарай теле дип атады / Танылган телевидение дикторы һәм артист Инсаф Абдулла сәхнәдә, спектакльләрдә яңгыраган тел үле дигән фикерләргә җавап бирде.
Илдар Гыйльметдинов Казанда музыкаль театр булырга тиеш дигән фикерне хуплады / Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты бу хакта утырышның постановлениесендә калын хәрефләр белән язарга кирәклеген белдерде.
Татарстанда буран көтелә / Татарстан синоптиклары республикада буран, көчле җил турында кисәтә.
Кайбер хезмәткәрләр Аллаһы ризалыгы өчен эшли - “Хозур ТВ” җитәкчесе / Ришат Хәмидуллин яңа проектның бюджеты зур булмавын әйтте.
Будапештта «Европа татар кызы» бәйгесе уздырыла / Франция, Австрия, Бөекбритания, Швециядән килгән кызлар милли гореф-гадәтләрне, йолаларны һәм татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз