news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

14 июньгә кадәр Казанда өлешчә Батурин, Горький урамнары һәм Әмирхан проспекты ябылачак

Хәрәкәтне чикләү юлларны капиталь төзекләндерү эшләре белән бәйле.

(Казан, 28 май, «Татар-информ). Бүгеннән 14 июньгә кадәр Казанда кайбер урамнарның машина йөри торган урыны өлешчә ябылды. Бу юлларны капиталь төзекләндерү эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми порталы.

Башкаланың Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итүенчә, хәрәкәт Батурин урамында (Миславский урамыннан Ленин дамбасына кадәр), Горький урамында (Пушкин урамыннан Н.Ершов урамына кадәр), Ф.Әмирхан проспектында (Четаев урамыннан «Миллениум» күперенә кадәр) чикләнәчәк.

Шәһәрнең Башкарма комитеты машина йөртүчеләрдән игътибарлы булуны һәм вакытлыча юл билгеләре буенча йөрүне сорый.

news_right_1
news_right_2
news_bot