news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
14 июльдә "Керәшен чибәре-2018" билгеле булачак
Конкурс Мамадыш районы Җөри авылында - Питрау бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.
Скопировать ссылку
(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). "Керәшен чибәре-2018" бәйгесендә катнашучылардан заявкалар кабул итү тәмамлынды. Конкурс 14 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында - Питрау бәйрәме кысаларында үткәреләчәк. Бу хакта "Нократ" газетасы хәбәр итә.
Бәйгедә 15-25 яшьлек керәшен кызлары катнашырга хокуклы. Гаилә хәле бу очракта роль уйнамый, диелә хәбәрдә.
Сайлап алу турын узган катнашучылар әзерлек туры үтәчәк. Анда алар хореография, вокал һәм актерлык осталыгы буенча дәресләр алачак. Шулай ук фотосессия үткәрү күздә тотыла.
"Керәшен чибәре-2018" бәйгесендә беренче урын яулаучы күчмә таҗ, диплом һәм акчалата бүләккә ия булачак. Икенче һәм өченче урыннарга да дипломнар һәм акчалата бүләкләр каралган. Номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнар, махсус бүләкләр тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot