news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

14 гыйнварда Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына керү бушлай булачак

14 гыйнварда Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына керү бушлай булачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

14 гыйнварда Казан халкы һәм кунаклары Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай бара алачак. Гадәттәгечә, килүчеләрне айның һәр беренче сишәмбесендә түләүсез кабул итәләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көнне түбәндәге учреждениеләргә керү ирекле булачак:

В.И.Ленин музей-йорты (Ульянов-Ленин ур., 58);

Габдулла Тукай әдәби музее (Тукай ур., 74);

Е.А.Боратынский музее (Горький ур., 25/28);

А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее (Горький ур., 10);1941—1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы (Кремль, Шейнкман тыкрыгы, 12);

Шәриф Камал мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музее (Островский ур., 15);

Каюм Насыйри музее (Париж Коммунасы ур., 35);

Муса Җәлилнең музей-фатиры (Горький ур., 17, 28 нче квартал);

Композитор Нәҗип Җиһанов музее (Малая Красная ур., 14);

Л.Н.Толстой музее (Япеев ур., 15);Татарстан Республикасы Милли музее (Кремль ур., 2).

Экскурсияләргә, мастер-классларга һәм музей программаларына бару өчен билет алырга кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)590-00-50 телефоны буенча белергә була, дип хәбәр иттеләр Республика Милли музееның матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot