news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

14 февральдә Татарстанда Педагог һәм остаз елын ачу тантанасы узачак

2023 елның 14 февралендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елын ачу тантанасы узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елын үткәрү өчен оештыру комитеты төзелде, аның рәисе - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Оештыру комитеты составына мәктәп укытучылары һәм директорлары, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары, методистлар һәм район мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек, башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре керде.

Ел дәвамында педагог һөнәренең абруен күтәрү, педагогик конкурслар, форумнар, фестивальләр, конференцияләр, слетлар, педагогик укулар һәм башкалар үткәреләчәк.

Бүген педагогның роле зур әһәмияткә ия. Ул һәр укучының мәктәп тормышында төп фигура булып тора. Педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын танып, илебез Президенты Владимир Путин 2023 елны Педагог һәм остаз елы дип игълан итте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100