news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

14 февральдә ТР Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре чаңгыга баса

Министр Марат Сафиуллин җитәкчелегендә министрлыклар җитәкчеләре чаңгыда 2013 метрга йөгерәчәк

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). ТР Икътисад министрлыгы командасы 14 февральдә узачак “Россия чаңгы юлы-2010” Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышында катнаша. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте белдерә.
ТР Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Аккош күле трассасында старт ала. Министр Марат Сафиуллин җитәкчелегендә министрлыклар җитәкчеләре чаңгыда 2013 метрга йөгерәчәк. Узышта катнашучыларны кайнар чәй һәм коймак белән сыйлаячаклар, шулай ук аларны мавыктыргыч конкурслар, истәлекле бүләкләр көтә.
Икътисад министрлыгында хезмәткәрләрнең физик үсешенә зур игътибар бирелә һәм шартлар тудырыла. Бу министрлык коллективы шәһәрдә үткәрелә торган барлык массакүләм спорт чараларында катнаша. Ел саен ведомствоның җәйге һәм кышкы спартакиадасы үткәрелә, министрлыкның тренажерлар белән җиһазланган спорт залы бар, спортта уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә акчалата премия бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot