news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

14 декабрьдә Казан шәһәре Думасы сессиядә Казан бюджетын караячак

Көн үзәгенә 12 мәсьәлә куелган.

14 декабрьдә Казан шәһәре Думасы сессиядә Казан бюджетын караячак
Михаил Захаров

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). 14 декабрьдә Казан шәһәре Думасының 22нче сессиясе узачак. Депутатлар 2018 елга һәм 2019-2020 еллар план чорына Татарстан башкаласы бюджетын караячак. Бу хакта мэрия сайтында хәбәр ителә.

Утырышның көн үзәгенә 12 мәсьәлә куелган. Депутатлар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, социаль ипотека буенча торак алу, шәһәр сайлау комиссиясе, сәяси репрессия корбаннарының хокукларын торгызу мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Шулай ук физик затлар милкенә салым турындагы карарга һәм Казанның агымдагы елгы бюджетына планлаштырылган үзгәрешләр каралачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot