Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
14 декабрьдә 2016 елның иң күркәм татар гаиләсе ачыкланачак - "Гаилә һәм мәктәп" журналы
Басма үзе үткәргән традицион бәйгегә йомгак ясый.
(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). 14 декабрьдә 2016 елның иң күркәм татар гаиләсе ачыкланачак, дип хәбәр итә "Гаилә һәм мәктәп" журналы. Басма үзе үткәргән бәйгегә йомгак ясый.
“Күркәм гаилә” Бөтенроссия проектын “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы - “Гаилә һәм мәктәп” журналы тормышка ашыра. Ел дәвамында Татарстан районнарында һәм Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә әлеге бәйгенең сайлап алу турлары узды. Быел исә бәйгедә барлыгы 100дән артык гаилә матур яшәү серләре белән уртаклашты. Алар арасыннан иң-иң дип табылган җидесе – Балтач районыннан Тләковлар һәм Фәезовлар, Мөслимнән Шәйгәрдановлар, Биектау районыннан Ситдыйковлар һәм Агеевлар, Арчадан Хәйруллиннар, Киров өлкәсеннән Сәлаховлар Казанга финал турына чакыру алды. Алар Татарстан республикасы Халыклар Дуслыгы йорты концерт залында чыгыш ясаячак. Иң күркәм гаиләне танылган шагыйрь-язучылар, Татарстанның Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән бергә, бәйгедә алдагы елларда җиңү яулаган гаиләләр дә билгеләячәк.
“Күркәм гаилә” бәйгесе инде өченче ел рәттән үткәрелә. Аның максаты – авыл җирендә яшәп, күркәм әхлаклы балалар үстерүче үрнәк гаиләләрне барлау, таныту. Бу – гаилә кыйммәтләрен, гаиләле тормыш фәлсәфәсен алга сөрү, буыннар чылбырын нык итү өчен дә мөһим вакыйга. Җиңүче гаилә “Гаилә һәм мәктәп” журналы тышлыгында урын алачак, алар турында язма басылачак. Һәр гаиләгә иганәчеләрдән бүләкләр әзерләнде.
Россиянең күркәм гаиләсен ачыклау һәм бүләкләү чарасына республиканың Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, “ТАТМЕДИА” вәкилләре, район мәгариф бүлеге һәм идарә җитәкчеләре, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар да чакырулы. Шулай ук бәйрәмдә танылган җырчылар Рәсим Низамов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илмир Ямалов һ.б. чыгыш ясаячак.
“Күркәм гаилә - 2016” Бөтенроссия бәйгесе 14 декабрьдә Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты концертлар залында узачак. Бәйрәм көндезге сәгать 12дә башлана, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз