news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

14 декабрь вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бүген Декабристлар баш күтәргән көн. Шагыйрь Нур Әхмәдиевнең туган көне.

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). 14 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында:

Россиядә гражданнар сугышы (1917-1922) вакытында Казан университетының күп кенә профессорлары һәм укытучылары 1918 елның сентябрь аенда ял алып Казаннан китә. Әмма бүлеп бирелгән ял көннәре беткәннән соң алар кире эш урыннарына кайтмый. Шул сәбәпле 1918 елның 14 декабрендә университетның 96 хезмәткәре эштән азат ителә.

Россиядә:

1825 елда 14 декабрьдә (яңа стиль буенча 25 декабрь) Санкт-Петербург шәһәрендә гвардия офицерлары император Николай II каршы баш күтәрә. Тарихка бу "Декабристлар восстаниесе" атамасы белән кереп кала. 

Алар патша хакимиятен юкка чыгаруны һәм Россиядә крепостнойлык хокукын бетерүне үзләренең төп максатлары итеп билгели. Ләкин баш күтәрүчеләрнең үзара алдан килешеп эшләмәве һәм җәмгыятьнең мондый кискен үзгәрешләргә әзер булмавы декабристларның җиңелүенә китерә.

1938 елда Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры ачыла.

1943 елда Совет гаскәре Украинаның Черкасс шәһәрен фашист исбасарларыннан азат итә.

1943 елда СССРның яңа гимны кабул ителә. Шулай итеп ул Интернационал халыкара пролетар гимнны алмаштыра. 

1958 елда совет экспедициясенең Антарктида ярларыннан иң читтә урнашкан “барып җитә алмаслык полюска” сәяхәте уңышлы тәмамлана. Бу дөнья тарихында беренче тапкыр була.

Полярчылар монда СССРның флагын, радиомачта, метеоҗиһаз урнаштыра, үзләренә торырга йорт төзи һәм аның түбәсенә Ленинның бюстын куя.

“Барып җитә алмаслык полюска” 2008 елда барган Норвегия һәм Америка экспедиция әгъзалары Ленин бюстын күреп таң калган. 1958 елда төзелгән йортка алар керә алмаган, чөнки аны кар күмеп киткән. "Әмма Ленин бюстына берни булмаган. Ул әллә кайлардан күренеп тора", - ди экспедициядә катнашучылар.

Бу материал "Комсомольская правда" материалларына нигезләнеп әзерләнде.

Дөньяда:

1911- норвег сәяхәтчесе Руаль Амундсен Көньяк Полюска аяк баса. 

1990 елның 14 декабрендә Берлинның физика җәмгыяте утырышы вакытында алман физигы Макс Планк үз чыгышында беренче тапкыр "квант" сүзен куллана. Бу вакыйга квант механикасы тармагы барлыкка килүгә башлангыч бирә.

1955 елда Австрия, Албания, Болгария, Маҗарстан, Үрдүн, Ирландия, Испания, Италия, Камбоджа, Лаос, Ливия, Непал, Португалия, Румыния, Финляндия, Шри-Ланка БМОга кабул ителде.

2006 елдан 14 декабрь Украинада Чернобыль АЭСдәге фаҗиганең нәтиҗәләрен төзәтүдә катнашучыларны хөрмәтләү көне.

Туган көннәр:

Нур Гариф улы Әхмәдиев – татар шагыйре, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1984 елдан).

Нур Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылында колхозчы гаиләсендә туган.

Әдәбият мәйданында Нур Әхмәдиевнең исеме 70 еллар башында «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарында басылган шигырьләре һәм хикәяләре белән күренә башлый. Соңга таба шигъри цикллары «Идел» альманахында, «Казан утлары» журналында еш басыла. 1980, 1984 елларда шагыйрьнең ике китабы — лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Аһәң» һәм кечкенә балалар өчен «Баллы яңгыр» исемле җыентыклары басылып чыга.

Сәет Габделхәй улы Шәкүров – драматург.

Сәет Шәкүров 1917 елның 14 декабрендә хәзерге Татарстанның Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында укытучы гаиләсендә туа.

Бөек Ватан сугышыда катнашып, Кызыл Йолдыз ордены (1945), “Кенинсбергны алган өчен” медале белән бүләкләнә.

1946-1956 елларда Мамадыш,Әлмәт, Минзәлә колхоз-совхоз театрларында һәм Республика татар күчмә театрында эшли, ә 1956 елдан 1959 елга кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйный. Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа 1970 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә. 

Сәет Шәкүровның драматургия өлкәсендәге беренче иҗат тәҗрибәсе “Орденлы Касыйм” исемле өч пәрдәле пьесасы. Төрле театр сәхнәләрендә драматургның шигырь белән язылган “Зөһрә йолдыз” исемле трагедиясе, “Уракчы кыз”, “Мәхәббәт газабы”, “Сары елан”, “Кыз бирү”, “Карт гашыйк”, “Тол хатыннар, тол кызлар” кебек драмалары куела.

Драматург 1989 елда вафат була.

Таһир Тәкый улы Фәизов – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы, Россиянең Журналистлар берлеге әгъзасы, бөтенроссия, Россия һәм Республика сәнгать күргәзмәләренең халыкара дипломанты.

Таһир Тәкый улы Фәизов 1947 елның 14 декабрендә Кыргызстанның башкаласы Фрунзе (хәзер Бишкәк) шәһәрендә туа.

1980 елда Казанга күчеп килә һәм “Чаян” журналы белән актив хезмәттәшлек итә башлый. 1982 елдан журналның баш рәссамы вазифасын башкара. Күпсанлы язмалары өчен 1984 елда аны СССРның журналистлар берлегенә кабул итәләр. Бер үк вакытта ул Казан, Мәскәү, Төркия, Болгария, Бельгия, Италия, Дания, Эстониядә үткәрелгән шәһәр, Республика, бөтенсоюз һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Шулай итеп, сатирик графика өлкәсендә зур уңыш казана. Шулай ук аның карикатуралары “Крокодил”, “Московские известия”, “Известия” матбугат чараларында даими басылып чыга.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100