Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
14,5 тонна алкоголь һәм 150 литр дизель ягулыгын документларсыз төяп баручылар тотылган
Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстан постындагылар уяулыгы нәтиҗәсе бу
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). 6 февраль көнне кичке 3тә Мәскәү – Уфа юлының 755 нче чакрымында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының юлларда хәрәкәт иминлеге инспекциясе партуль хезмәте полкыныкылар туктаткан «Фрейтлайнер» автомобиле тикшерелгән. Нәтиҗәдә, 1972 елгы ир-егет идарә иткән машинага төялгән 18,5 тонна алкоголь продукциягә документлары булмавы беленгән. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, шофер Яшел Үзән районы Нижние Вязовые бистәсендәге милиция бүлегенә китерелгән.
Шундый мәгълүмат җибәргән республиканың ЮХИДИ идарәсе юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге 7се көнне Казан – Ульяновск юлының 78 нче чакрымындагы шуңа охшаш очрак хакында да хәбәр итә. Туктатылган «ВАЗ-2114» машинасындагы 150 литр дизель ягулыгына, шулай ук, тиешле документлар булмау сәбәпле, рульдәге зат Апас эчке эшләр бүлегенә китерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз