Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
14-16 ноябрьдә дөнья күләмендә X тапкыр «Татарча диктант» акциясе узачак
14-16 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә X тапкыр «Татарча диктант» акциясе узачак. 14 ноябрьдә диктантны Татарстанда һәм Башкортстанда, 15 ноябрьдә Россия төбәкләрендә, ә 16 ноябрьдә чит илләрдә яшәүче татарлар яза алачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
Татарстан һәм Башкортстан Республикаларында диктант язу өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек сайлап алынган. Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» әсәреннән өзек, чит илләрдә яшәүчеләргә Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» әсәреннән өзек тәкъдим ителә. Быел диктант уздыру өчен төрле илләрдән 5 меңнән артык мәйданчык теркәлгән.
Акциядә оффлайн һәм онлайн форматта катнашырга мөмкин. Диктант язу өчен төп мәйданчык итеп һәр елдагыча Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланган.
«Диктантта төрле милләт вәкилләре катнаша ала, бер яктан чикләүләр дә юк. Быел әлегә 5 меңнән артык мәйданчык теркәлде. Һәр көнне безнең белән элемтәгә керәләр, Бөтендөнья татар конгрессында катнашырга теләүчеләр өчен махсус элемтә булдырылды. «Татарча диктант» аерым бер юнәлешкә әверелде, ул төрле катлам вәкилләрен үз эченә ала. Акциянең төп максаты булып татар телен популярлаштыру, телгә кызыксыну уяту, шул ук вакытта грамоталылыкны да тикшерү тора», – дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Ул акция Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре белән бергәлектә эшләнелүен искәртте.
«Иң беренче чиратта «Татарча диктант» безнең яшьләребезгә юнәлтелгән акция. Шушы 10 ел эчендә ул Ерак Көнчыгыштан алып Калининградка кадәр, төрле төбәкләрдә үз урынын тапты. Ул халык тарафыннан бик җылы кабул ителде. Соңгы елларда бездә «милли код» дигән төшенчә популярлашты. Иң беренче чиратта әлеге «милли код» элементы һәм аның индикаторы – тел. Туган телне кадерләгән халык кадерле була. Бүгенге көндә әлеге акция телгә кызыксыну уяту өчен иң отышлы алымнарның берсе», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз