news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1300 татар теле укытучысы башка фәннәр буенча яңадан әзерлек уза

Укытучыларның яңадан әзерлек узуы яңа уку планнары йөкләмәсе буенча үзгәрешләргә бәйле.

1300 татар теле укытучысы башка фәннәр буенча яңадан әзерлек уза
Рамиль Гали

(Казань, 20 декабрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда 1300 татар теле укытучысы башка фәннәр буенча яңадан әзерлек уза. Бу хакта бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз комитеты белән берлектә узган киңәшмәдә министр урынбасары Тимерхан Алишев җиткерде.

Өстәмә квалификацияне тагын 208 мөгаллим узачак, дип сөйләде докладчы.

“Яңа уку планнарында йөкләмәләр үзгәрү уңаеннан,  Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә, киләсе елдан татар теле укытучыларын яңадан әзерләүне оештыру программасы буенча эшли башладык”, – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot