news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

13 яшьлек Казан кызы фигуралы шуу тарихында иң яхшы дүртле сикереш ясады

Камилә Вәлиева юниорлар Гран-приеның беренче этабында җиңү яулады.

13 яшьлек Казан кызы фигуралы шуу тарихында иң яхшы дүртле сикереш ясады
pixabay.com/СС0

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Татарстан спортчысы Камилә Вәлиева фигуралы шуу тарихында беренче тапкыр иң яхшы дүрт катлы сикереш башкарды һәм Франциянең Куршевель шәһәрендә юниорлар Гран-приеның беренче этабында җиңде. Бу хакта «Чемпионат» сайтында хәбәр ителә.

Дүртле тулуп өчен Австрия арбитры Эдит Шиллер биш балл куйды. Элек аны фигуристкаларның берсе дә ала алмаган иде. Текстта әйтелгәнчә: «Бу элемент гадәтигә әйләнмәде әле, әмма инде космик нәрсә буларак та кабул ителми. Ә инде берничә елдан соң дүрт катлы сикерешсез зур җиңүләргә дәгъва кылу мөмкин булмаячак».

  • 13 яшьлек Камилә Вәлиева - Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзе шәкерте. Тутберидзе - олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар Юлия Липницкая, Алинә Заһитова һәм Евгений Медведеваны әзерләгән тренер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100