news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

13 яшьлек баланы Интернет аша азындырган Казан кызын хөкем иттеләр

20 яшьлек кыз ярты ел дәвамында яшүсмер белән хат язышкан.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Казан кызын социаль челтәрдә 13 яшьлек үсмер кызны азындырган өчен хөкем иттеләр. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Суд 2018 елның июнь аеннан декабрь аена кадәр 20 яшьлек кызның мәктәп укучысы белән челтәрдә хат алышуын ачыклый. Аралашу барышында ул үсмер кызга карата интеллектуаль характердагы бозык гамәлләр кылган. Башкача әйткәндә, кыз бала белән әхлаксыз, оятсыз рәвештә сексуаль темаларга сөйләшкән.

«Бозык гамәлләр» маддәсе буенча кызны өч елга сынау срогы белән шартлы рәвештә шул ук вакытка ирегеннән мәхрүм иттеләр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot