news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

13 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Көнчыгыш икътисади форумы Татарстан өчен уңышлы булды, ТНВ "Талант" бәйгесенә йомгак ясады, Казанда "Державин укулары" бара.

Лилия Галимова Көнчыгыш икътисади форумының Татарстан өчен уңышлы дип бәяләнүен җиткерде/ Республика Азия-Тын океан регионы илләрендәге партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә һәм бергә эшләү мөмкинлегенә ия булган яңа инвесторларны эзли.

Ф.Мөхәммәтшин “Державин укулары” турында: Очрашу нәтиҗәләре буенча новацияләр көтәбез/ Казанда “Державин укулары” XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе бара.



"Татар-информ" II кварталда да цитаталар китерелү буенча алдынгы матбугат чарасы булды/ Апрель-июнь айлары нәтиҗәләре буенча, агентлыкка сылтама китерү индексы 393,44 дәрәҗәсендә булган.



Рүзәл Йосыпов юбилей кичәсендә: Кеше максат куеп яшәргә, үҗәт һәм сабыр булырга тиеш/ Бу көннәрдә филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Рүзәл Йосыповка 80 яшь тулды.



София Гобәйдулина әсәре Нидерландта яңгыраячак/ 13-16 сентябрьдә Роттердам шәһәрендә Валерий Гергиевның филармония фестивале узачак.



ТНВ каналының “Талант” проекты җиңүчесенә 1 миллион сумлык сертификат тапшырылды/ Бәйге 2018 елның 1 мартыннан 31 августына кадәр - тарихи, әдәби-музыкаль һәм шоу-программа номинацияләрендә үткәрелде.



Айрат Мәрдиев экипажы “Амуль – Хәзәр-2018” халыкара раллида лидер булды/ “КАМАЗ-Мастер” командасы Төрекмәнстанда 9-15 сентябрь көннәрендә узучы халыкара раллида катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100