news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

13 сентябрь иртәнге сәгать 6 дан 15 сентябрь кичке сәгать 6 га кадәр ерак араларга баручы кайбер поездлар расписаниесе үзгәреш кичерә

Бу чорда Миңлебай-Колшәриф участогындагы юлда капиталь ремонт эшләре башкарылачак

(Казан, 6 сентябрь,“Татар-информ”). Яшел Үзән - Свияжски станцияләре аралыгында тимер юл күпере төзекләндерелү сәбәпле, бу атнада шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесенә үзгәрешләр кертелүе хакында хәбәр ителгән иде инде.
Горький магистраленең Миңлебай-Колшәриф участогындагы юлында да капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Шул сәбәпле, 13 сентябрь иртәнге сәгать 6 дан 15 сентябрь кичке сәгать 6 га кадәр ерак араларга баручы кайбер поездлар расписаниесе үзгәреш кичерә.
Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәтеннән килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, 353/354 нче Пермь-Адлер поезды 14 сентябрьдә Пермьнән киткәндә, Әгерҗедән Ульяновскига кадәр үзгәртелгән маршрут буенча - Казан һәм Цильна аша бара. 13 сентябрьдә Ижевскидан кузгалып китә торган 433/434 нче Ижевски-Адлер поезды да Казан аша узачак. 13 сентябрьдә Адлердан китә торган 434/433 Адлер-Ижевски һәм 12 сентябрьдә Адлердан кузгалучы 354/353 нче Адлер-Пермь поездлары да Ульяновскидан Әгерҗегә кадәр үзгәртелгән маршрут буйлап узып, Цильна аша кайтачак.
11 һәм 13 сентябрь көннәрендә Адлердан юлга чыгачак 452/451 нче Адлер-Чаллы поезды Ульяновкига кадәр генә бара. 451/452 нче Чаллы-Адлер поезды Ульяновскидан 15 сентябрьдә кузгалып китә һәм Адлерга юл алачак.
610 нчы Круглое Поле-Уфа поездына да 14 һәм 18 сентябрь көннәрендә маршрутын үзгәртергә туры киләчәк. Состав ул көннәрдә Бөгелмә-Уфа маршруты буйлап йөриячәк.
Ә менә Уфадан 10,11, 13,14 сентябрь көннәрендә, Круглое Поледан 13,14,16,17 сентябрь көннәрендә юлга чыгарга тиешле 609/610 нчы Уфа-Круглое Поле поезды хәрәкәте ремонт чорында бөтенләй туктатылып тора. Ульяновскидан 13 сентябрьдә, Чаллыдан 13 һәм 15 сентябрьдә кузгалып китәргә тиешле 620/619 нчы Ульяновски-Чаллы поезды да бу чорда йөрми.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot