news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

13 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда 26 градуска кадәр җылы булачак, республика урманнарында өченче класслы янгын куркынычсызлыгы игълан ителде.

“Марий ушем” оешмасы Дәүләт Думасына туган телләрне укытуга бәйле мөрәҗәгать әзерли / Оешма җитәкчесе Владимир Козлов барлык телләрнең дә тигез хокуклы булуына басым ясый.

«Калеб» яңа буын яшьләре театр тудыру халәтен үзләрендә сынап карады / "Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт" спектаклендә бердәнбер профессиональ актер, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров уйнады.

Шәйхразиев Петербургта укучы Татарстан яшьләрен милли тормышка җәлеп итү бурычын куйды / Бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Санкт-Петербург Татар милли мәдәни мохтарияте белән берлектә махсус эш алып барачак, диде Милли Шура рәисе.

"Иске Казан түгәрәк уены" фольклорчыларны җыйды / Фестивальдә Татарстанның 24 районыннан 46 фольклор коллективы чыгыш ясады.

«Татарстанда кыр көне – 2018» күргәзмәсе Лаешта узачак / Күргәзмәдә Россия һәм Татарстан селекциясенең көзге һәм язгы авыл хуҗалыгы культураларының чәчүлекләре һ.б. күрсәтеләчәк.

Мари Элдагы татар язучыларының әсәрләре җыентык итеп басылып чыккан / "Чык тамчысы" китабына 60 авторның әсәрләре тупланган.

Татарстанда 26 градуска кадәр җылы булачак / Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Кырымда "Ерак авылларда ифтар" чарасы оештыралар / Ифтарны Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә Кырымның “Бәллүр” мөселман хатын-кызлар оешмасы уздыра.

Татарстан урманнарында өченче класслы янгын куркынычсызлыгы игълан ителде / Авыл хуҗалыгы җирләрендә ачык ут куллану кагыйдәләре бозылу аркасында урманнарда янгыннар чыгарга мөмкин.

Шәйхразиев: Фин татарлары татар театрлары һәм артистларның гастрольләр белән килүен сорый / "Фин татарлары аксакалы узган гасыр ахырында актив башланган мәдәни багланышларны яңарту тәкъдимен җиткерде", - диде Милли Шура рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100