news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

13 июнь көнне Изге Болгар җыены узачак

Быел да ул үзенә республикадан, Россия төбәкләреннән килгән күпсанлы милләттәшләребезне туплар дип көтелә

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). 13 июнь көнне Татарстанның Спас районында урнашкан Болгар каласында Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1120 еллыгына багышланган “Изге Болгарда — җыен” дигән чара узачак. Быел да анда Казаннан, республиканың шәһәр һәм районнарыннан, Россиянең күп кенә төбәкләреннән милләттәшләребез, динкардәшләребез килер дип көтелә.
Җыен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре буенча идарә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте ярдәме белән оештырыла, диелә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot