news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
13 февраль көнне Максим Горький музеенда “Февраль кичләре” дигән чаралар циклы ачыла
Укулар кысаларында быел да Федор Шаляпин тарафыннан булдырылган исемле стипендия тапшырыла
Скопировать ссылку
(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 13-19 февраль көннәрендә М.Горький музей-мемориалында, мәшһүр рус җырчысы Федор Шаляпинның (1873-1938) туган көне уңаеннан, “Февраль кичләре” дигән чаралар циклы узачак. Ул, гадәтенчә, җырчының һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак һәм бу көнне Горький музеенда М.Тәминдарова җитәкчелегендәге дәүләт камера хоры концерты да була, дип белдерә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
14 февраль көнне исә халыкара бәйгеләр лауреаты Рөстәм Асаев концерты була. 16сында Казан консерваториясе студентлары “Яшь талантлар — Шаляпинга” дигән программа тәкъдим итә. Анда Горький музееның Ф.Шаляпин исемендәге премия лауреаты Дамир Закиров та катнаша. 18ендә Александра Неронова җитәкчелегендәге камера ансамбле Ф.Шаляпинның яраткан композиторлары әсәрләрен ишеттерә. “Февраль кичләре” 19 февраль көнне Россиянең атказанган артисты, Зур театр солисты (Мәскәү) Юрий Нечаев концерты белән төгәлләнә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: “Февраль кичләре”ндә иң истәлекле вакыйгаларның берсе “Ф.Шаляпин Петербургта” дигән күргәзмәне тәкъдир итү булачак. Анда Шаляпин музей-фатирында саклана торган раритетлар тәкъдим ителә.
Тагын шунысы: чаралар кысаларында М.Горький музее тарафыннан быел да бер яшь җырчыга исемле стипендия тапшырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2