news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

13 декабрьдә Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла

Иртәгә, 13 декабрьдә, Татарстан Республикасы башкаласында гадәти авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр халкы яшелчә, ит ризыкларын, сөт продукциясен, хуҗалык өчен кирәк-яракны ваклап сату бәясенә караганда 15 процентка арзанрак бәягә сатып алачак.

Ярминкәләр иртәнге сәгать 6:00 дан көндезге 13:00 гә кадәр уздырыла, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot