news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

13 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан китап нәшрияты ГУМда фирма кибете ачты, Испаниядәге татар лагерына Актаныштан балалар килгән, "Нур" мәктәбе укучылар кабул итә башлаган.

Авылда яшәүче меңнән артык хатын-кыз беренче һәм өченче балалары өчен пособие алган / Татарстанда авыл җирендә яшәүче яшь әниләргә бер тапкыр бирелүче пособиене быел 2,5 хатын-кыз алыр дип фаразлана.

Интернетта "Common Voice" татарча сөйләм таныгычы проекты булдырылды / Оештыручы сүзләренчә, әлеге проектка киң җәмәгатьчелекнең, волонтерларның ярдәме кирәк.

Татарстан китап нәшрияты ГУМда фирма кибете ачты / Яңа кибеттә әдәби әсәрләр, тарихи, фәнни-популяр басмалар, татар классик язучылары һәм яшь авторларның китаплары, белешмәлекләр, дәреслекләр бар.

Испаниядәге татар лагерына Актаныштан балалар килгән / Испаниягә Актанышның 12нче гуманитар гимназиясеннән килгән укучылар үзләре дә Европа балалары өчен укытучы ролен башкара.

Казан Кремлендә фотограф Рамил Галинең күргәзмәсе ачыла / Экспозициядә 80нче еллар ахыры – 90нчы еллар башындагы вакыйгалар, танылган сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләренең фотолары урын алган.

Әлмәтнең татар телендә белем бирүче "Нур" мәктәбенә укучылар кабул ителә башлады / Яңа мәктәптә факультатив буларак, дини белем дә бирәчәкләр.



Иртәгә Татарстанда урыны белән яңгырлар һәм яшен фаразлана / Яшенле яңгыр яуганда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.



Мәскәү яшьләренең "Йолдызлар яңгыры" фестивалендә Бөекбритания татары катнашкан / Мәскәү өлкәсендәге татар яшьләрен берләштерүче фестиваль 200ләп егет һәм кызны җыйган.

Татарстаннан хаҗ кылырга киткән мөселманнар Мәдинәнең изге урыннары белән танышты / Бүген биш төркем олы хаҗ гамәлләрен үтәр өчен автобусларга утырып Мәдинәдән Мәккә шәһәренә юл тота.

2018 елда Казанда күпбалалы гаиләләргә 800 җир кишәрлеге бирәчәкләр / Ел башыннан алып күпбалалы гаиләләр Зур Дәрвишләр һәм Колсәет бистәләре янында 543 җир кишәрлеге сайлаган.




 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100