news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«13 938»: репрессия корбаннары турында спектакль премьерасы

Премьера «Угол» иҗат лабораториясендә 2 июльдә була.

«13 938»: репрессия корбаннары турында спектакль премьерасы
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Город АРТ-подготовка» V театр лабораториясенең «Бер фаҗигале язмыш хроникасы» / «Хроника одной трагической судьбы» театр эскизы спектакль буларак тәкъдим ителәчәк. Премьера «Угол» иҗат лабораториясендә 2 июльдә була. Бу хакта «Живой город» заманча сәнгатьне үстерүгә ярдәм фонды хәбәр итә. Билетлар сатуда.

Спектакль Сталин терроры чоры турында. Инсценировка Ибраһим Сәлаховның “Колыма хикәяләре”, Елена Рачева һәм Анна Артемьева әсәрләре буенча язылган.

Спектакль «13 938» дип аталган. Спектакль Камал театры артистлары һәм Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультеты студентлары катнашында куелды. Режиссеры - Дмитрий Акриш, идея авторы — Рәдиф Кашапов, хореограф — Александра Ельчанинова. НКВД хезмәткәрләре ролендә – Эмиль Талипов белән Ришат Әхмәдуллин. Рольләрдә - Зөлфирә Зарипова, Рамил Вәҗиев, 

Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100