news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1200 кеше Казан федераль университеты мәйданчыгында географик диктант яза ала

Диктант язуда теләге булган һәркем катнаша ала.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда “Географик диктант” халыкара мәгариф акциясе үткәрү өчен, 30 дан артык мәйданчык теркәлгән. Казанда төбәк мәйданчыкларының берсе өченче ел рәттән Казан федераль университеты булачак, дип хәбәр ителә университет матбугат хезмәтендә.

Казан университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында 20 аудиториядә 1200 чамасы кеше диктант яза ала.

Мәйданчык ачык, алдан язылу таләп ителми. Диктант язуда теләге булган һәркем катнаша ала.

Искәртеп үтәбез. Диктант өч блокка бүленгән 30 тест биременнән тора. Беренче блокка географик аңлатмаларны һәм терминнарны тикшерү буенча биремнәр кергән, икенчесе карта белән эшли белүгә юнәлдерелгән. Өченчесе – сәяхәтчеләр көндәлегеннән һәм әдәби әсәрләрдән өзекләр буенча географик объектларны билгеләү. Диктантта иң югары бәя – 100 балл.

Диктантны dictant.rgo.ru. сайтында онлайн да язарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100