news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

120 каз үстергән Актаныш районы эшкуары каз өмәсе үткәрде

120 каз үстергән Актаныш районы эшкуары каз өмәсе үткәрде

Татарстанның Актаныш районы Татар Суыксуы авылы эшкуары Эльвира Исрафилова (ул быел күпләп каз үстерү кәсебенә керешкән) авылдашлары белән бергә татар халкының гореф-гадәтләрен кире кайтара.

Эльвира Исрафилова үзе оештырган «Агыйдел» кооперативы әгъзалары белән бергәләп кыска гына вакыт эчендә 120 каз үстергән. Бүген алар борынгы татар йоласы – каз өмәсе үткәрде һәм 60 каз чистартты.

Эшкуар Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантлар бәйгесендә 10 миллион сум откан. Әлеге акчага туган авылында җитештерү комплексы төзегәннәр.

«Авылдашларым белән инде күптән очрашасым, бәйрәм ясыйсым килә иде. Өлкәннәрнең фикерләрен тыңладым, алар яшь чакларындагы кебек каз өмәсе үткәрергә тәкъдим итте. Миңа аларның тәкъдиме ошады», - ди Эльвира Исрафилова.

Авыл Мәдәният йорты артистлары, шулай ук ветераннар ансамблендә катнашучылар да ярдәмгә килгән. Алар татар җырларын башкарган.

Материал Ләйсән Газизова ярдәмендә әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100