news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

12 яшьлек Данил Маркинга Татарстан Президенты исеменнән микроскоп тапшырдылар

Минтимер Шәймиев приютка җиде яшьлек Никита Петровка дип роликлар җибәргән, Фәрит Мөхәммәтшин Сәлимә Фәйзиевага чыбыксыз колакчыннар биргән.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Казанның балалар һәм яшүсмерләр өчен «Дуслык» социаль-реабилитацион үзәгендә 12 яшьлек Данил Маркинга  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән микроскоп тапшырдылар. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советында күптән түгел узган «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә парламентарийлар һәм Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде. Алар чыршыдан теләкләрне сайлап алды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев приютка җиде яшьлек Никита Петровка дип роликлар җибәргән.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сәлимә Фәйзиевага бүләк итеп чыбыксыз колакчыннар (наушник) биргән.

Бүген «Дуслык» үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең берсе дә бүләксез калмады. Кыш Бабай һәм парламентарийлар балаларга иҗат һәм спорт белән шөгыльләнү өчен җайланмалар, косметика һәм уенчыклар бүләк иттеләр.

Бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева һәм татар һәм рус телләрендәге законнар текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча парламент комиссиясе рәисе Рауиль Рәхмәтуллин тапшырды, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100