news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

12 сентябрь көнне «Елмай» паркында балалар ярминкәсе уздырыла

Шимбә көнне, 12 сентябрьдә, «Елмай» балалар паркында җәйге сезонны тәмамлау уңаеннан балалар ярминкәсе уздырыла. Чарада яшь эшмәкәрләр үз уенчыкларын, китапларын, киемнәрен һәм хәтта үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен дә сата ала. Балалар бәяләрне үзләре билгели, акцияләр уйлап таба, сату урыннарын матур итеп бизи ала. Шәһәр халкын һәм башкала кунакларын яшь сатучыларга теләктәш булып, истәлекле сувенирлар сатып алырга чакыралар.

Актив яшь сатучыларга, аларны соңыннан Парклар дирекциясе тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә алыштыру мөмкинлеге булган «кәгазь акчалар» бирелә.

Балалар ярминкәсе 12:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр уздырыла, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе. Үз әйберләрен сату яки аларны башкалар белән алмашу өчен урын алып калырга теләүчеләрнең алдан теркәлүе сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot