news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

12 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинны вазифасыннан азат итте, Татарстан халкы фатирларда артык эссе булуга зарлана.

Президент мәктәп территориясендә укучыларны яклау буенча өстәмә чаралар күрергә кушты / Рөстәм Миңнеханов Чаллыда комиссия утырышында хокук саклау һәм башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә бу эшне контрольгә алуны йөкләде.

Камал театрында "Мәңгелек буран" спектакленең премьерасы була / Чыңгыз Айтматовның "Гасырдан да озын көн" романы буенча куелган спектакльне режиссер Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән.

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда семинарга килмәгән директорларны тәнкыйтькә тотты / Президент семинарга килмәгән һәр директор белән аерым сөйләшүне йөкләде.

Казанда “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү” форумы ачылды / Фәнни чарага бөтен дөньядан 300дән артык галим җыелды.

Татарстан халкы фатирларда артык эссе булуга зарлана / Халык җылылык өчен артык акча түләргә теләми, диде министр урынбасары Илдус Насыров.

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинны вазифасыннан азат итте / Тәлгать Абдуллинның зур тәҗрибәсен исәпкә алып, аңа башка вазифа тәкъдим ителәчәк, диде Лилия Галимова.

"Хозур ТВ" телеканалы Бөтенроссия лицензиясен бер ел элек алган булган / Рамзан Кадыйров социаль челтәрдә “Путь” телерадиокомпаниясен Бөтенроссия тапшыруларына лицензия алган бердәнбер төбәк ислам телеканалы дип язган иде.

«Илгиз ил гизә» проектының унынчы чыгарылышы әзер булды / Яңа чыгарылышта Илгиз Шәкүров һөнәр алыштырырга Казан халык сәнгате һөнәрчелеге техникумына барган.

Казанда казах һәм татар халкының дуслыгына багышланган һәйкәл ачылды / Көнчыгыш Казахстан хакимияте Татарстанга бүләк итеп биргән бронзадан ясалган казан “Мәңгелек ил” дип исемләнгән скверда урнаштырылган.

Роберт Миңнуллинга Татарстан Президенты исеменнән машина бүләк иттеләр / Юбилей бүләген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100