Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^12 октябрьдә Казанда шәһәрне кышка әзерләү ун көнлеге башлана
^12 октябрьдә Казанда шәһәрне кышка әзерләү ун көнлеге башлана
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Киләсе кышта Казанның коммуналь хезмәтләре вәкилләре ком-тоз кушылмасы урынына сыек реагентлар кулланырга ниятли. Эксперимент юынтык сулар өчен канализация булган урамнарда үткәреләчәк. Башкалада андыйлар җидәү. Нигездә, алар Казанның кече боҗрасы магистральләре. Бүген Казан мэриясендә узган матбугат конференциясендә тышкы объектларны агымдагы тәртиптә тоту һәм үстерү департаменты башлыгы Денис Егоров шушы һәм быел кыш алдыннан шәһәр территорияләрен җыештыру буенча гомумшәһәр ун көнлегенең ничек үтәчәге хакында сөйләде.
Ун көнлек кысаларында, Д.Егоров хәбәр иткәнчә, квартал эче һәм ишегалды территорияләрен чүптән арындыру, контейнер мәйданчыклары төзелешен тәмамлау, урамнарда чүп савытлары урнаштыру ниятләнә. Самосырово полигоны ун көнлек кысаларында һәр көнне каты көнкүреш калдыкларын кабул итәчәк. Эре габаритлы һәм төзелеш чүпләрен Салмачы бистәсендәге махсус карьерга яки Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе агрофирмасы полигонына түгәргә мөмкин булачак.
Декада кысаларында 44 санкцияләнмәгән чүплек өемен юк итү, 10 мең квадрат метр мәйданда чокыр ремонты үткәрү планлаштырыла. Бу көннәрдә кышкы һава шартларында эшләү өчен махсус техниканы җиһазлау эшләре алып барылачак. Д.Егоров сүзләренчә, бу көннәрдә 674 машинаның 500е махсус агрегатлар белән җиһазланган. 25 октябрьгә кадәр техникаларның җиһазларын алыштыру эшләре тәмамланырга тиеш. Әлеге билгеләнгән вакытка узган җәйдә лизингка алынган 111 махсус автомобиль кышкы һава шартларында эшләргә яраклы булырга тиеш. Быел махсус техника паркы 311 автомашинага тулыландырылачак. Бу максатларга 200 миллион сум тирәсе акча тоту планлаштырыла.
Кышка кирәкле 120 мең тонна ком-тоз катнашмасының бүгенге көндә 60 мең тоннасы әзерләнгән. Шәһәрнең коммуналь хезмәт вәкилләре киләсе кышта кайбер урамнарда сыек реагентлар кулланып карарга планлаштыра. Әмма Д.Егоров 1743 километр шәһәр урамының бары тик 300 километрында гына юынтык сулар өчен канализация булуын искәртте.
Беренче тапкыр шәһәрнең кышка әзерлеген махсус оешмалар контрольдә тотачак, аерым алганда, экология милициясенең 70 хезмәткәре. Алар төгәлсезлекләр турында искә төшереп кенә калмаячак, ә штраф та салырга мөмкин. Коммуналь һәм башка хезмәтләрнең эшләрен Казан хакимияте башлыгы урынбасары Мансур Хафизов җитәкчелегендәге махсус оештырылган штаб тикшерәчәк.
Декада шәһәрлеләр катнашындагы гомумшәһәр өмәсе белән тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз