Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
12 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
“Сөембикә” журналы 105 еллык юбилее уңаеннан рәсем күргәзмәсе оештыра, Казанда Үзәк шәһәр чыршысын «Казан» Гаилә үзәге янында урнаштырачаклар.
Президент Болгар ислам академиясе базасында Яшь лидерлар академиясе ачарга тәкъдим итте / Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең Дагыстанда узган пленар утырышында чыгыш ясады.
Россия Президентының Идел буендагы вәкиле Игорь Комаров беренче тапкыр Татарстанга килә / Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның сентябрь аенда Игорь Комаровны Идел буе федераль округында үзенең вәкиле итеп билгеләде.
Данил Салихов Аяз Гыйләҗевне милләт өчен көрәшкән олуг шәхес дип атады / Аяз Гыйләҗев гомере буе туган тел, татар әдәбияты һәм мәдәнияте дип яшәгән кеше, диде Язучылар берлеге рәисе.
«Россия – Ислам дөньясы» Төркеменең IV утырышында катнашучылар резолюция кабул итте / Резолюция текстында әйтелгәнчә, дөньяда киеренкелек көчәйгән шартларда Россия һәм ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлек яңа яңгыраш ала.
Дәүләт Советы утырышына парламентта булмаган партия вәкилләре чакырылачак / Сәяси партияләр вәкилләре ике закон инициативасы буенча фикерләрен җиткерә алачак.
“Сөембикә” журналы 105 еллык юбилее уңаеннан рәсем күргәзмәсе оештыра / Күргәзмәдә Башкортстанда яшәп иҗат итүче Рушания Бәдретдинова хезмәтләре тәкъдим ителәчәк.
Казанда Үзәк шәһәр чыршысын «Казан» Гаилә үзәге янында урнаштырачаклар / «Паркларда кыш» Яңа ел программасы Казан парклары һәм скверларында 20 декабрьдә старт ала.
ТАССР парламенты юбилее уңаеннан җиде кеше күкрәк билгесе белән бүләкләнәчәк / Бүләкләнүчеләрнең күпчелеге депутатлар, алар арасында Зилә Вәлиева, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис, Мирфатыйх Зәкиев бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз