Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
12 майдан Казандагы муниципаль парковкалар түләүле булачак
Парковка өчен эш көннәрендә иртәнге 7дән кичке 6га кадәр акча алачаклар.
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). 12 майдан Казандагы муниципаль парковкаларда транспорт чарасын куйган өчен янә акча ала башлаячаклар. Алар бүгенге көнгә кадәр үзизоляция режимына бәйле рәвештә бушлай эшләгән иде. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Парковка өчен эш көннәрендә иртәнге 7дән кичке 6га кадәр акча алачаклар. Шул ук вакытта, беренче 15 минут өчен түләргә кирәкми.
Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә парковкалар бушлай эшләячәк.
Муниципаль парковка өчен шимбә көнне һәм эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән соң түләүләрне гамәлдән чыгару – шәһәр хакимияте тарафыннан эшкуарлар үтенече буенча 2020 елның 18 октябренә кадәр кабул ителгән вакытлы чара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз