Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
12 майда мәктәпләрдә дистанцион режимда уку дәвам ителәчәк
Татарстанда уку елы тәмамланачак көннәр билгеле.
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 12 майдан Татарстан укучылары дистанцион режимда укуларын дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
1-8 сыйныф укучылары уку елын 23 майда тәмамлаячак.
9, 10 һәм 11 сыйныфларда белем алучы югары сыйныф укучылары өчен уку елы 30 майда тәмамланачак.
Әлегә укучылар 11 майга кадәр ял итәчәк. 6, 7 һәм 8 майда балалар бакчаларында дежур төркемнәр элеккеге режимда эшли.
Көллият һәм югары уку йортлары студентлары өчен 9, 10 һәм 11 май ял көннәре була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз