Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
12 мартта Мәскәүнең «Рамазан чатыры»нда Татарстан көне узачак
Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион «Рамадан чатыры» проектын ачу тантанасы 19 февральдә Мәскәүдә Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән узды. Ул РФ Президенты игълан иткән халыклар бердәмлеге елына багышлана.
Программаның төп вакыйгаларының берсе – 12 мартка планлаштырылган Татарстан Республикасы көне. Проектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, республиканың Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашучыларга ел саен проектта булган Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде һәм оештыручыларга тематик кичә үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
«Рамадан чатыры» проекты 20 елдан артык үткәрелә һәм кунакларны Россия һәм дөнья халыкларының мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыруга юнәлдерелгән, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз