news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

12 мартта Казан дәүләт университетында AIESEC халыкара студент оешмасына кабул итү чарасы узачак

12 мартта Казан дәүләт университетында AIESEC халыкара студент оешмасына кабул итү чарасы узачак

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Казан дәүләт университеты төп бинасының көнчыгыш канатында – конференц-залда AIESEC халыкара студент оешмасына кабул итү башлана. Аның төп максаты – яшьләрдә актив тормыш позициясен уяту. AIESEC бүлеге күптән түгел Казанда да ачылган. Бу хакта Казан дәүләт университеты студенткасы, КДУ газетасы редакциясеннән Әлфия Гарипова хәбәр итә.

Студентлар һәм яшь белгечләргә оешма тарафыннан тәкъдим ителүче дүрт программаның берсен сайлап алу мөмкинлеге туачак. Алар түбәндәгеләр: икътисад һәм идарә өлкәсендәге программа (идарә, финанслар, бухгалтер эше, маркетинг, проектлар һәм персонал белән идарә итү), социаль реклама (җәмгыять үсеше мәсьәләләре белән бәйле коммерциянеке булмаган сектордагы стажировкалар), техник программа (мәгълүмат көчләре үсеше, программа тәэмин ителеше, белешмәләр базасы, челтәрләре, инженер дисциплиналары өлкәсендәге стажировкалар), мәгариф өлкәсендәге программалар (белем бирү тармагында консультация бирү белән бәйле стажировкалар).

AIESEC халыкара студент оешмасы 90 нан артык илне, 800 университетны һәм бөтен дөньядан 20 меңнән артык оешма әгъзаларын берләштерә. AIESEC – Татарстан өчен галәм студентларын, төрле ил мәдәниятләренең белемнәрне нәтиҗәле куллану тәҗрибәсен берләштерүче гаҗәеп мөмкинлек. Быел AIESEC локаль комитеты оешма программаларында катнашучы һәм стажировкаларга китүче студентларны җыячак. Бәхетне Казан дәүләт университетында 12 мартта сынап карарга мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot