news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

12 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллинны соңгы юлга озаттылар, Татарстанда һава торышы бозыла, Фәүзия Бәйрәмова мишәр кызы турында роман яза.

Рөстәм Миңнеханов Казанда балалар сырхауханәсендә капиталь ремонт нәтиҗәләрен тикшерде / Казанның баш педиатры сүзләренчә, 2 нче балалар сырхауханәсе башкалада соңгы 5 елда балалар үлеме булмаган бердәнбер сырхауханә. 

Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллинны соңгы юлга озаттылар / 77 яшендә вафат булган Әнәс Галиуллинны Казанның Мәрҗәни мәчете карамагындагы “Мөселман зираты”на җирләделәр.

Татарстанда һава торышы бозыла / Якындагы тәүлектә төнлә кайсыбер районнарда 27 градуска кадәр салкын булуы көтелә.

Музейчылар Татарстан тарихына багышланган даими экспозиция әзерләү тәкъдиме белән чыкты / Милли музей генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова ТАССРның 100 еллыгына даими экспозиция ясау өчен, Президенттан ярдәм сорады.

Минтимер Шәймиев Ленар Шәех иҗатына югары бәя биргән / Актаныш районында туып үскән шагыйрьнең “Үзем белән очрашу” дигән яңа китабында Минтимер Шәймиев белән әңгәмә дә урын алган.

Тукай премиясенә кандидат Александр Петровның Казанда күргәзмәсе ачыла / Чаллы рәссамының “Тукай шигырьләренә”, “Болгар истәлегенә”, “Балачак хатирәләре” серияләре Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.

Фәүзия Бәйрәмова мишәр кызы турында роман яза / Язучы “Гөләйза” әсәрен беренче бүлеген язып тәмамлап, "Казан утлары" журналына тапшырган.

Татарстан Президенты һәм Мармарис мэры тугандаш шәһәрләр элемтәсен үстерү турында сөйләште / Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Мармарис шәһәре мэры Али Адҗар белән очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100