news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

12 июньдә Казанда Халыклар дуслыгы парады узачак

12 июньдә Казанда Халыклар дуслыгы парады узачак

Россия көнендә, 12 июньдә, Казанда Халыклар дуслыгы парады узачак. Ул яшьләр һәм студентлар иҗтимагый берләшмәләрен, Татарстанның милли-мәдәни автономияләре лидерларын һәм активистларын, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, шулай ук югары уку йортлары вәкилләрен берләштерәчәк, дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына ТР халыклары Яшьләр Ассамблеясы рәисе Диләрә Дамар.

«Без хөрмәт, дуслык һәм мәдәни күптөрлелек кыйммәтләрен уртаклашучыларны күрүебезгә һәрвакыт шатбыз. Быел Дуслык парадының, беренче тапкыр башкаладан читкә чыгып, республиканың Спас, Әлмәт, Түбән Кама, Нурлат, Менделеевск һәм Чүпрәле муниципаль районнарында узачагы аеруча сөендерә. Быел шундый инициатива белдерелде һәм бүген ул чынбарлыкка әверелә. Теләгән һәркемне парадта милли костюмнарда катнашырга һәм бу бәйрәмне безнең белән бергә билгеләп үтәргә чакырабыз», - дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.

Парадта катнашучылар Кремльнең эчке ягында Спас манарасы янында10.00 сәгатьтә җыела башлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot