news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

12 июньдә боз явуы һәм көчле җил көтелә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, 12 июньдә төнлә һәм көндез Татарстанда секундына 20 метрга кадәр тизлектә көчле җил көтелә, яшен һәм урыны белән боз явуы ихтимал.

«Реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качарга ярамый. Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез», – дип киңәш итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

Ашыгыч очракларда 112 номерына шалтыратырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot