news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

12 июньдә Әлмәттә Россия көне уңаеннан патриотик автойөреш үтәчәк

Триколор белән бизәлгән автомобильләр колоннасы шәһәрнең төп урамнары буйлап узачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы хәбәр итә.

Катнашучылар «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәге (Тельман ур., 57) янында 11:00 сәгатькә җыелалар.

Автоузышта шәхси автомобильләрендә теләгән һәркем катнаша ала, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot